Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды
Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр янына үзләре рәхим итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстанда сәламәтлекләре аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмаган кешеләрдән гаризалар кабул итү башланды.
Өйдә тавыш бирү турында гариза тапшыру өчен, сәламәтлегенә бәйле проблемалары булган кеше, үзенең участок сайлау комиссиясенә шалтыратып әйтергә тиеш. Ул чагында участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучы янына үзләре киләчәк.
Участок сайлау комиссияләренә бүгеннән башлап 18 мартка – 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Соңрак мөрәҗәгать итүчеләрнең Россия Президентын сайлауда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм калуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз