Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда язылу буенча газета бәяләре 2027 елдан сизелерлек артырга мөмкин
2027 елдан матбугат басмаларына почта аша язылу бәясе өчтән ике тапкырга диярлек үсәргә мөмкин. Сәбәбе – социаль әһәмиятле басмалар өчен почта хезмәтләренә гамәлдә булган 25 процентлы ташламаларны гамәлдән чыгару мөмкинлеге. Бу хакта Татарстан Журналистлар берлегендә узган очрашуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева сөйләде.
Типография хезмәтләренә тарифлар артуны һәм газеталар чыгаруны исәпкә алып, кумулятив эффект 66 процентка җитәргә мөмкин. Бу максатчан аудитория – беренче чиратта пенсионерлар һәм халыкның социаль якланмаган катламнары кесәсенә җитди сугачак.
«Бәяләр арту барыбер булачак. Артык булмаска да мөмкин – 65 процент түгел, ә 10, 15 яки 20 процент. Укучыларыбызны бәяләр артудан саклау өчен без барысын да эшләргә тиеш», – диде Исмәгыйлова.
Тармакта инде чаң суга башладылар. Татарстан Журналистлар берлеге Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаевка хат юллады. Моннан тыш, хәзер төбәк массакүләм мәгүлъмат чаралары баш мөхәррирләре социаль әһәмиятле басмалар өчен язылу шартларын яңадан карау таләбе белән коллектив мөрәҗәгать әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз