news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы ярминкәләрдә 500 млн сумлык продукция сатылган

«Шәһәр халкы безнең авыл хуҗалыгы продукциясен бик теләп сатып алды», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда язгы ярминкәләрдә 500 млн сумлык продукция сатылган.

Шул исәптән, Казанда, Чаллыда, Түбән Камада сатылган азык-төлек 346 млн сумлык дип исәпләнгән. «Шәһәр халкы безнең авыл хуҗалыгы продукциясен бик теләп сатып алды», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Ул быел беренче кварталда 2013-2025 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын җайга салу буенча дәүләт программасы нәтиҗәләре турында сөйләде.

Кече хуҗалык формалары турында сөйләп, Ришат Хәбипов эшлеклелек активлыгын үстерү максатыннан, шәхси эшмәкәрләргә 2021 елда 345 млн сумлык ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Кооперативлар үсешенә 180 млн сум субсидия бирү күздә тотыла.

2021 елның беренче кварталында дәүләт программасының финанслау күләме 1,5 млрд сум булган, шул исәптән федераль бюджеттан 324 млн сум.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ел саен 1 проценттан 5 процентка кадәр ставка белән ташламалы кредитлар ала. «Бүгенгә субсидияләрнең еллык лимитының 65 проценттан артыгы файдаланылган», — диде Ришат Хәбипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100