news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә әзерлек башланды

Март аномаль җылы булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада бу атнада ук язгы ташуга әзерләнә башларга кушты. Идарәче компанияләр су суырткыч җайланмалар һәм дренаж насослар әзерләп куйган, коммуналь хезмәтләр яңгыр сулары канализацияләрен чистарта, дип яза ТНВ.

Идарәче компанияләр хезмәткәрләре дренаж системалар һәм ком тутырылган капчыклар әзерләде, дип сөйләде 14нче торак эксплуатацияләү конторасы директоры Дениз Сәлахов. Аның сүзләренчә, быел кар күләме белән уңыш елмайды.

Ул идарәче компанияләр хезмәткәрләре язгы ташуга әзер, дип ассызыклады. Түбәләр боздан чистартылды, хәзер хезмәткәрләр подвалларны су басуга һәм тротуарларда җыелган зур күлләвекләрне бетерүгә әзерләнә.

Казанның Совет районында әлеге эшләр өчен 30 тоннага якын вак таш, 1 мең капчык ком әзерләделәр, дип хәбәр итте ТР башкаласы башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Санкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot