news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы ташу вакытында 26 җир кишәрлеген, 2 юлны һәм күперне су баскан

Татарстанда язгы ташу вакытында 26 йорт яны кишәрлеген, тәбәнәк күперне һәм ике юлны су баскан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Торак йортлар һәм социаль әһәмияткә ия булган объектлар су басу зонасына эләкмәгән, торак пунктлар белән транспорт элемтәсе бозылмаган, ә җирле коммуналь хезмәтләр суны суырта, дренаж системаларын һәм коллекторларны чистарту буенча инженерлык эшләре алып бара.

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында 5 йорт яны кишәрлеге су астында калган. Балтач районында Шушма елгасында су биеклеге кинәт күтәрелү сәбәпле, Балтач бистәсендә 10 җир кишәрлеген су баскан, Борнакта 6 кишәрлек һәм Кариле бистәсендә тагын 5 кишәрлек су астында калган.

Әгерҗе районында Тирсә торак пунктында Чаж елгасындагы күперне су баскан. Суның биеклеге 10 сантиметр тәшкил иткән.

Әлки районының Иске Камка авылында һәм һәм Апасның Чәтбаш бистәсендә юл участокларын су баскан. Бу юллар буенча транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр, чикләү билгеләре һәм койма куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100