news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы ташу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин

Татарстанның 39 муниципаль берәмлегендәге 13 меңнән артык кеше яши торган 220 торак пункт су басу зонасында калырга мөмкин. Республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, алда торган язгы ташу уңаеннан фаразлар борчылырга мәҗбүр итә. Республикада февраль ахырында кат катламының калынлыгы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә артыграк иде. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, быелгы язгы ташу киеренке сценарий буенча узарга мөмкин.

«Муниципаль районнарга инде бүгеннән үк – югары әзерлек режимына, ә су басулар башланган очракта кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим ителде», - дип искәртте Нигъмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100