Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда язгы ташу чоры: Куйбышев сусаклагычында су күтәрелә, бакчаларны су баса
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә һәм Атлашкино станциясендә бакча участокларын су баса.
Быел язын Куйбышев сусаклагычында су нык күтәрелү сәбәпле, яр буендагы бакча участокларын су басты. Татарстан хакимияте Россия Федерациясе су ресурслары федераль агентлыгына суташлагычларны арттыру таләбе белән мөрәҗәгать итте. Бүген Иделдә су дәрәҗәсе узган елдагыга караганда 67 сантиметрга биегрәк.
Быел Куйбышев сусаклагычында суташлагычлар саны арттырылды
Быел язын Куйбышев сусаклагычыннан гадәттәгедән күбрәк су агызыла. «Татар-информ»га ТР Экология министрлыгының гидрология бүлеге башлыгы Татьяна Васильева хәбәр иткәнчә, 14-20 апрельдә бу күрсәткеч секундына 28-29 мең кубометр тәшкил иткән. Бу гадәттә күзәтелә торган иң югары күрсәткечләрдән дә артыграк.
Аның сүзләренә караганда, бу берничә факторга бәйле.
«Быел кышын Идел-Чулман бассейнында кар нормадан күбрәк булды. Апрель җылы килде. Иделнең югары өлешендә дә, Чулманда да су бик тиз күтәрелде», – дип сөйләде белгеч.
Сусаклагыч ташып чыкмасын өчен, республика Россия Федерациясе су ресурслары федераль агентлыгына суташлагычлар аша су агызуны секундына 29 мең кубометрга кадәр арттыруны сорап телеграмма юллады. Чагыштыру өчен: гадәттә иң зур күрсәткеч секундына 25-26 мең кубометрдан артмый.
Чыганак: tatarmeteo.ru
Суташлагычлар 10 майга кадәр ничек эшләячәк?
Сусаклагычларда ташуның иң кызу чоры узган, хәзерге вакытта су дәрәҗәсе кими. Түбән Идел бассейны сусаклагычлары – Куйбышев, Саратов һәм Волгоград сусаклагычлары махсус язгы режимда эшли.
Су ресурслары федераль агентлыгы ведомствоара эш төркеме утырышында суташлагычларның 10 майга кадәр эш тәртибен билгеләделәр. Куйбышев сусаклагычы өчен түбәндәге күрсәткечләр билгеләнде:
28 апрель – секундына 22 мең кубометр; 29 апрель – 21 мең кубометр; 6-10 май – 19 мең кубометр.
«Балыкларга уылдык чәчү өчен сай урыннарга су керү мөһим, моның өчен су дәрәҗәсе биек булырга тиеш. Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында уылдык чәчү өчен уңай шартлар», – дип билгеләп үтте белгеч.
Сусаклагычларда ташуның иң кызу чоры узган, хәзерге вакытта су дәрәҗәсе кими
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»
Су дәрәҗәсе һаман нормадан югары
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә сусаклагычның Идел участогында су дәрәҗәсе 12 сантиметрга кимегән һәм 1 сантиметрга күтәрелгән, ә Чулман өлешендә 4-16 сантиметрга арткан.
Идел өлешендә су дәрәҗәсе нормадан 33-150 сантиметрга, Чулман өлешендә 105-310 сантиметрга югарырак.
Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе 3-7 сантиметрга кимегән.
Нократ елгасында язгы ташуның иң кызган мәле. Башка елгаларда су бер кими, бер күтәрелә, әмма куркыныч дәрәҗәдән түбәнрәк булып кала.
ТР Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлек башлыгы Алексей Соколов хәбәр иткәнчә, 29 апрельдә Югары Ослан янында су дәрәҗәсе Балтыйк системасы нигезендә 53,8 метр биеклектә булган һәм тәүлек дәвамында 13 сантиметрга кимегән.
«Бу узган ел белән чагыштырганда 67 сантиметрга, ә уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 1,2 метрга биегрәк», – диде Соколов.
Казан янындагы иң куркыныч билге – 54,24 метр.
Алексей Соколов: «Быел гидрологик вазгыять кышын ук формалаша башлады»
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Бакчачылар чаң суга: участокларны су баса
Алексей Соколов сүзләренчә, быел гидрологик вазгыять кышын ук формалаша башлады. Кар күп яуды, язын кечкенә елгалардан эрегән кар суы сусаклагычка ага башлады. Куйбышев сусаклагычына ага торган барлык зур елгаларда да кар запасы күп булды.
Быел язын су буенда урнашкан бакча участоклары хуҗалары су басуга зарлана, диде Соколов.
«Калкулыкларда, су саклау зоналарында, шулай ук Васильево һәм Атлашкинода ел саен су баса торган түбән урыннарда урнашкан бакча участоклары хуҗалары зарлана. Су дәрәҗәсе 53,2-53,5 метрдан арткан очракта грунт сулары күтәрелә. Сусаклагыч янында урнашкан бакчаларны грунт сулары баса башлый», – дип аңлатты ул.
Быел язын су буенда урнашкан бакча участоклары хуҗалары су басуга зарлана
Фото: © «Татар-информ»
Июльгә су тиешле дәрәҗәгә җитәргә тиеш
Иделдә су күләме елына карап төрлечә була: аз сулы еллар белән күп сулы еллар алмашынып килә.
Ел саен сусаклагычта башта суны иң түбән дәрәҗәгә кадәр агызалар, аннары ул язгы ташу хисабына кабат тула.
«Махсус су агызу ун көнләп дәвам итә. Кайчак күбрәк, кайчак бераз азрак була. Агызу күләмнәре ел саен индивидуаль тәртиптә билгеләнә. Беренче язгы агызудан соң бераз тәнәфес була. Икенче махсус агызу май аенда булачак. Елгалар җитәрлек су бирә алмый башлагач, аларны техник тутыру эшләре башланачак», - дип аңлатты Алексей Соколов.
«Сусаклагыч тиешлечә эшләсен өчен, 1 июльгә су дәрәҗәсе 53 метрга җитәргә тиеш. Әгәр су әлеге дәрәҗәгә күтәрелсә, киләсе язга кадәр су запасы җитәрлек булачак, көймәләр йөри алачак, балыклар зыян күрмәячәк, электр энергиясе эшләп чыгарылачак», – дип йомгаклады ул сүзен.
Ведомствоара эш төркеменең Идел-Чулман каскады сусаклагычларының эш режимын көйләүгә багышланган киләсе утырышы 7 майда узачак.
Наталья Рыбакова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз