news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы ташуны зур хәвефләнү белән көтәләр

Язгы ташуга каршы көрәшкә 480 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Артур Еникеев). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары һәм Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Территориаль ярдәмче система көчләре һәм чараларының 2010 елгы язгы ташуга әзерлегенә багышланган киңәшмә узды.
Аномаль гидрометеорологик параметрлар, аерым алганда, озак вакыт дәвамында кар яумау, туфрактагы туңның тирәнлеге, зәмһәрир салкыннар, соңыннан ишеп-ишеп кар яву Татарстанда язгы ташуның хәвефле булачагы хакында искәртә.
Киңәшмә башында Равил Моратов 1979 елны искә төшерде. “Ул чагында ниләр булганын күпләр хәтерләмидер дә бәлки. Күпме күперләрне су агызып китте? Күпмесе исән калуын исәпләп чыгару ансатрак. Ул вакытта мондый күләмдә финанслау юк иде, хәзер ул бар һәм без мөмкин кадәр халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш”, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаровның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кар катламының калынлыгы һәм су запасларының күләме бөтен җирдә дә нормадан артып китә.
ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко үз докладында билгеләп үткәнчә, быел язгы ташуга каршы көрәшкә 480 миллион 843 мең сум акча сарыф ителгән. Елга тугайларын чистарту һәм тирәнәйтү эшләре башкарылган, гидротехник корылмалар ремонтланган, ярлар ныгытылган.
7412 кешедән торган шәхси состав, 1857 берәмлек техника тулы әзерлеккә китерелгән, 50 йөзмә чара, су астында эшләү өчен кирәк-яраклар (барлыгы 20 комплект), 154167 тонна ком-гравий катнашмасы, 280689 тонна вак таш әзерләнгән. Торак пунктларны су баскан очракта эвакуация чаралары үткәрү өчен шәһәр округлары һәм республика муниципаль районнарында 278 вакытлыча урнаштыру пункты, туклану, азык-төлек һәм төрле әйберләр белән тәэмин итү өчен 105 күчерелмә пункт әзерләнә.
Республика елгаларында шартлату эшләрен башкару, күпер терәкләрен саклау өчен РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 2010 елгы язгы ташу чорында Казан югары хәрби команда училищесы белән килешү төзергә ниятли.
Әмма үткәрелгән чаралар (киләсе атнада синоптиклар температура кискен күтәреләчәк дип фаразлый) Татарстанның кайбер районнарын су басудан саклап кала алмаячак. Николай Суржконың сүзләренә караганда, 20380 кеше яшәгән 237 торак пунктны су басарга мөмкин. Язгы ташуның иң югары ноктасы 26 марттан 4 апрельгә кадәр булыр дип көтелә.
Равил Моратов урыннардагы җаваплы кешеләргә тиз арада язгы ташуга каршы чараларны оештырырга күрсәтмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot