news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы ташу вакытында зур су басулар булмаячак

Бу карның аз булуы белән бәйле

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда язгы ташу вакытында зур су басулар көтелми. Бу хакта бүген Бөтендөнья метеорология көне (ул 1961 елдан билгеләнә) уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.

“Язгы ташу − ул һәр елны була торган күренеш, һәм анардан берничек тә котылып булмый. Ташудан куркырга түгел, ә аңа әзерләнергә кирәк. Быелгы язгы ташуның нигезе былтыр көз үк салынган иде. ТР территориясендә туфракның дымлылык дәрәҗәсе уртача 125 процент булу − шуңа мисал. Кыш азагында кар катламы уртача 34 смантиметрны тәшкил итте. Бу— күпьеллык уртача күрсәткечләрнең 96 проценты һәм узган елгы күрсәткечнең 56 проценты”, - диде әлеге идарәнең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов.

Моннан тыш, кыш көне кар аз булу сәбәпле, туфракның туңган катламы 55 сантиметрдан алып 110 сантиметрга кадәр җиткәнлеген дә искәртте ул. Төбәктә урнашкан күпьеллык норма буенча бу күрсәткеч 65-120 сантиметр булырга мөмкин.

Күзәтүләр нәтиҗәсе буенча, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычында боз катламының калынлыгы 34-66 сантиметрны тәшкил иткән. Елгаларда исә бу күрсәткеч 18-25 сантиметрдан алып 66 сантиметр кадәр җиткән. Бу —уртача күрсәткечләрдән 2-15 сантиметр, урыны белән исә 30 сантиметрга азрак, ди белгечләр.

“Уртача алганда, республикада кар запасы норманың 64 процентын тәшкил итә. Татарстан буенча аның таралышы тигез түгел”, - дип хәбәр итте гидрология бүлеге җитәкчесе.

Куйбышев сусаклагычының эшчәнлеге дә зур роль уйный. Хәзерге вакытта әлеге сусаклагычта су биеклеге тирәнлеге, балтыйк системасы буенча, 49,14 метр тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечтән 2,78 метрга азрак. Әмма балыклар уылдык чәчсен һәм маймычлар үлеп бетмәсен өчен, сусаклагычның тирәнлеге 53 метр булуы шарт.

“Хәзерге метеорологик шартлардан чыгып фикер йөрткәндә, без язгы ташуның күпьеллык күрсәткечләрдән 0,2-0,7 метрга кимрәк булуын көтәбез. Кар аз булу да ташу көчле булачак дигән фараз тудырмый”, - диде Сергей Захаров. Шул ук вакытта ул су баса торган урыннарда урнашкан кайбер объектлар су астында калмас дип тә вәгъдә бирмәде һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләренә, һәлакәтләр килеп чыкмасын өчен, әлеге мәсьәләне контрольга алуларын үтенде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100