news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Язгы ташу" планы буенча чараларда 8800 кеше катнашачак

Татарстанда "Язгы ташу" планы буенча чараларда 8800 кеше катнашачак

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Катастрофик су ташу булган очракта Татарстанда 47 мең кеше яши торган 349 торак пункт су астында калырга мөмкин. Бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясенең утырышында катнашучылар 2005 елның язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, тискәре нәтиҗәләрне киметү буенча фикер алышты. Утырыш ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында булды, аны комиссия рәисе, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов алып барды.

Татарстан Республикасы буенча "Язгы ташу" планы буенча чараларда 8800 кеше катнашачак, 3780 техника һәм 823 йөзү җайланмалары кулланылачак, боз шартлатучы өч команданы җәлеп итү планлаштырылган. Республикада Россия гидрометеорологиясенең 26 су биеклеген үлчәү постлары су ташуны контрольдә тотачак. Моннан тыш, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы узган ел тагын 33 өстәмә пост урнаштырган. Су басуга каршы чараларның бөтен дәрәҗәдәге материаль резервларының гомуми күләме 169 миллион сум тәшкил итә. Су ташу вакытында авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкаруга 1,2 миллион сум бүлеп бирү планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot