news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы ташу аркасында ике күперне һәм ике автомобиль юлын су баскан

Качелинода туфраклы юлны су баскан, су 170 см га кадәр күтәрелгән.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда хәрәкәт өчен су басу сәбәпле ике түбән сулы автомобиль күпере һәм ике автомобиль юлы ябылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Республиканың Нурлат районындагы Үрнәк торак пункты янында Зур Чирмешән елгасы аша салынган автомобиль күперен, шулай ук Борняк һәм Үрнәк автоюлын су баскан. Күпер астындагы су 60 см га арткан», – дип сөйләделәр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Торак пунктка әйләнеч юл белән барырга була. Торак пунктта яшәүчеләрне янгынга каршы һәм медицина хезмәтләре, азык-төлек белән тәэмин итү каралган.
Шулай ук Качелинода туфраклы юлны су баскан, су 170 см га кадәр күтәрелгән.

Буа районында Килдураз авылы янындагы күперне Зөя елгасында күтәрелгән су баскан. Автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Фролово-Черки-Дүртиле аша әйләнгеч юл бар. Җирле кибеттә азык – төлек запасы тупланган һәм медицина белән тәэмин итү каралган, ә фельдшер пунктында медикаментлар запасы әзерләнгән.

Моннан тыш, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Балтач районының Биктәш, Арча районының Казанбаш, Менделеевск районының Песәй, Биектау районының Пановка торак пунктларында юллар, йорт яны территорияләре һәм подвалларны су басу турында хәбәр килде, шулай ук Казаннан ике хәбәр булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100