news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы ташу алдыннан гидротехник корылмаларны тикшерү эшләре башланды

Тикшерелергә тиешле объектлар исемлегендә - республиканың 98 гидротехник корылмасы

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе, язгы ташкыннарны аварияләрсез үткәреп җибәрү өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән берлектә, гидротехник корылмаларны тикшерү эшләренә кереште.

Хәзерге вакытта күзәтү ведомствосында гидротехник корылмаларның куркынычсызлык һәм эшкә яраклылык торышын контрольда тоту буенча оператив төркем оештырылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Тикшерелергә тиешле объектлар исемлегендә - республиканың 98 гидротехник корылмасы, нигездә, алар авария хәлендә.

Тикшерүләр барышында сулыкларга якын урнашкан магистраль торба үткәргечләр дә тикшереләчәк, чөнки гидротехник корылмаларда авария булган очракта, янгын куркынычы булган матдәләр (нефть, нефть продуктлары) суга яки җиргә эләгергә мөмкин.

Искәртеп узабыз: "Гидротехник корылмаларның куркынычсылыгы турында"гы Федераль закон нигезендә гидротехник корылмаларга плотина, гидроэлектрстанция биналары, су җибәрү корылмалары, су суырту станцияләре һәм башка обектлар керә. Экологик, технологик һәм атом-төш күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе күзәтүе астында республикадагы 1225 гидротехник корылма бар.                      

news_right_1
news_right_2
news_bot