news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы өмә үткәрү көне билгеле булды

«Барысы да һава шартларына һәм карның эреп бетүенә бәйле», — ди Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Татарстанда язгы өмә үткәрү көне билгеле булды
Александр Эшкинин

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быелгы язгы өмәнең 24 апрельгә билгеләнгәнен әйтте. Өмәләр республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә узачак.

«Кар эреп беткәч, кыш буе җыелган чүп-чарларны җыю өчен өмәләр оештырачакбыз. Әлегә өмәне 24 апрельдә үткәрергә ниятлибез. Әмма барысы да һава торышына һәм карның кайчан җебеп бетәсенә бәйле», — диде министр журналистлар белән очрашуда.

Александр Шадриков сүзләренчә, Казанда җыештыру эшләрен апрельнең соңгы шимбәсендә үткәрү планлаштырыла.

Тулаем алганда, быел Татарстанда узачак өмәләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашуы көтелә.

Ә иртәгә, 1 апрель көнне, республикада санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2021» акциясе башланып китәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot