news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы кыр эшләренә 98 процент авыл хуҗалыгы техникасы әзер

Татарстанның барлык районнарында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 1-12 апрельләрдә язгы кыр эшләренә агросәнәгать оешмаларында язгы кыр эшләренә, чәчүгә техника әзерлеген караулар оештырылды.

Татарстанда язгы кыр эшләренә 98 процент авыл хуҗалыгы техникасы әзер
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Республикада язгы басу эшләренә тулаем алганда 98 процент техника әзер. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Кайсыбер районнарда эшләнелеп бетәсе, төгәлләнәсе эшләр бар. Алдагы бер атна эчендә тулысынча техника әзерләнеп бетәчәк. Механизаторларыбыз чәчү эшенә керешергә әзер. Техникалар ТР Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан тикшерелеп бетте. Запас частьләр белән тәэмин ителеш – 100 процент. Агрохуҗалык тармагы җитәкчеләре запчастьләрне соңгы өч ел эчендә алдан ук алып куя. Складларда запас частьләр җитәрлек күләмдә тупланды. Шушы көннәрдә генә барлык дилерлар белән очрашып, сөйләштек. Алар да запас частьләр тиз генә алып кайтып булмауны аңлыйлыр», – дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Фото: © ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Тармак белгечләре әйтүенчә, язгы кырчылык эше өзлексез һәм имин булсын өчен техниканы сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү мөһим. Республиканың агросәнәгать комплексын елдагыча «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре язгы кыр һәм урып-җыю кампанияләренә 140 мең тонна ягулык материаллары белән тәэмин итәчәге билгеле.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Фото: © ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Быел республикада тулаем 2,7 миллион гектар җир чәчеләчәк. Шуның 1,8 милллион гектарында язгы культуралар чәчү планлаштырыла. Узган ел аграрийлар ел язгы чәчүгә оптималь сроктан алданрак 6 апрельдә чәчүгә төшкән. Агымдагы елда һава торышы уңай торса, яхшы булса – киләсе атна ахырында язгы чәчү эшләре башланып китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100