Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда язгы кыр эшләренә 42 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр

Татарстанда язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкару өчен быел 42,1 миллиард сум акча кирәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аерым алганда, ашламаларга - 15,1 миллиард, орлыкларга - 3,5 миллиард, үсемлекләрне саклау чараларына - 6,1 миллиард, ягулык-майлау материалларына - 8,6 миллиард, башка чыгымнарга 8,8 миллиард сум таләп ителә», - диелә хәбәрдә.
11 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 508 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 60 процентын тәшкил итә.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 857 чәчү комплексы, 6 мең чәчкеч һәм туфрак эшкәртү агрегатлары җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз