news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда язгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнәләр
Озакка сузылган яз машиналарны һәм тагылма инвентарьларны ремонтлап бетерергә мөмкинлек бирә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда язгы кыр эшләренә уңышлы әзерләнәләр. Озакка сузылган яз машиналарны һәм тагылма инвентарьларны ремонтлап бетерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
13732 тракторның 11396сы ремонтланган. Бигрәк тә Сарман районында бу техниканы әзерләү эшләре уңышлы бара, биредә техника әзерлеге 97 процент тәшкил итә, Актаныш һәм Югары Осланда - 95 процент. Кайбыч һәм Ютазыда - 92 процент, Менделеевскида - 90 процент. Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Әлки һ.б. районнары тракторларны ремонтлау буенча берникадәр артта бара. Гомумән алганда, республикада тракторларның әзерлеге 83 процент тәшкил итә. Бу якынча узган елдагы кадәр.
Чәчкечләрнең әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Актаныш, Әлмәт, Баулы, Чүпрәле, Менделеевски, Питрәч һәм ТРның кайбер районнарында агрегатларны ремонтлау эшләрен тулысынча тәмамлаганнар. Зәй. Саба, Сарман, Апас, Азнакай, Тукай һәм башка кайбер районар бу эшләрен төгәлләү алдында тора. Республиканың 17 районында эшләр тулысынча төгәлләнгән инде. ТР буенча бу техниканың әзерлеге 96 процент тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot