Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен биш меңнән артык техника алынган
Заманча техникалар GPS навигатор һәм чәчү контроле системасы белән җиһазландырылган.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язгы кыр эшләрен башкару өчен Татарстан аграрийлары биш меңнән артык техника белән тәэмин ителгән.
“Язгы кыр эшләрен башкару өчен, 5000нән артык техника алынды. Болар дәүләт ярдәме дә, 40/60 программасы да, ташламалы лизинг белән дә булдырылды”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов.
Республикага 409 трактор, 41 азык ала торган һәм 151 ашлык суктыру комбайны кайткан. 409 тракторның 107се 300 ат көченнән югарырак, энергиягә бай техника булып исәпләнә.
“Заманча тракторлар техниканың кайда икәнен, күпме эшләгәнен, ничә минут басып торганын, кайларда йөргәнен күрсәтеп тора. Шул сәбәпле, эш дөрес көйләнә һәм ягулыкка экономия ясала. Бүген энергиягә бай трактор 1800 бар. Шуның 920сенә GPS навигатор куярга кирәк. Аның һәрберсенә бу система кирәкми дә, мәсәлән, силос таптаткан тракторларга. Ә күпфункцияле тракторларга ансыз булмый. Чәчкечләргә шулай ук чәчү контроле системасы куела. Орлык тыгыла икән, ул механизаторга күренә, димәк, ул шундук эштән туктап, техникасын көйли ала. Бүген 621 чәчү комплексының 200сенә генә чәчү контроле системасы куелмаган”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк, авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады, министрлыкның төп максаты – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау һәм язгы кыр эшләрен башкару өчен Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелгән дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз