news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Язгы игелек атнасы» акциясе старт алды

Ел саен Татарстан Республикасында социаль проблемаларны хәл итә торган, волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.

Катнашучыларга «ВКонтакте» кушымтасының «Икенче эш» сервисындагы «Волонтерлык һәм игелекле эшләр» юнәлеше биремнәрен үтәргә кирәк. Вконтакте кушымтасында «Язгы игелек атнасы» 15-30 апрель көннәрендә «Вакыйгалар» бүлегендә ачык булачак.

Акция кысаларында ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак.

Барлык теләүчеләр, шулай ук, 22 майда «Идел Көне» марафоны кысаларында республика өмәсенә чакырыла. Барлык мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә басылып чыгачак. Өмәдә «Язгы игелек атнасы» акциясенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100