news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы чәчү техникасы тулысынча әзер

Чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 680 чәчүлек комплексы кулланыла.

Татарстанда язгы чәчү техникасы тулысынча әзер
Александр Эшкинин

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда язгы чәчү техникасы әзерлеге 100 процент дәрәҗәсендә диярлек. Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта шулай дип хәбәр итте.

«Чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 680 чәчүлек комплексы кулланылачак», — диде министр.

Марат Җәббаров сүзләренчә, барлык төр техника буенча әзерлек 100 процент дип әйтергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot