news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек, былтыргыга караганда, яхшырак – Таһир Һадиев

Комитет рәисе фикеренчә, көнбагыш, рапс культураларын игү табыш китерә.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда язгы чәчү кампаниясенә әзерлек, былтыргыга караганда, яхшырак. Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Бүген һава торышы безне сөендерә. Кыш дәверендә кар катламы да калын булды, болар бүген җиргә сеңеп бара. Аннары чәчелгән уҗым культуралары да исән-сау кышлап чыкты, көздән җирләр эшкәртеп калдырылды. Авыл хезмәтчәннәре, холдинглар, кечкенә крестьян-фермерлык хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. Аларның әзерлек дәрәҗәсе быел, былтыргыга караганда, югарырак дип бәяләнде. Җиргә ашлама салмыйча гына икмәк үстереп булмый. Президент тарафыннан куелган бер гектар сөрүлек җиренә 65 килограмм ашлама кертү бурычы да үтәлә”, – дип билгеләп үтте Таһир Һадиев.

Комитет рәисе фикеренчә, көнбагыш, рапс культураларын игү табыш китерә.

“2015 ел ахырында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов май җитештерә торган маржиналь культуралар – көнбагыш, рапс культураларын зур мәйданнарда игүгә игътибар юнәлтергә кушкан иде. Дөрестән дә, алар бик табышлы. Файдалы культураларның берсе булган чөгендер мәйданы да артып бара. Безнең бурыч – 3 миллион гектарга чыгу. Шикәр комын да чимал буларак файдаланып, киләчәктә аны диверсификация аша уздырып, бәлки бүтән төрле продукция җитештереп, товарның үзкыйммәтен арттыру мөмкинлеге туар”, – дип белдерде ул.

Таһир Һадиев кече бизнесны, кооперативларны үстерү мәсьәләсе комитет утырышларында һәрвакыт каралуын шәрехләп, бүгенге көндә генә тукталып калмыйча, 2018 елның бюджеты да күздә тотылу ихтималлыгын әйтте.

Депутат татар авыллары шәхси хуҗалыклар хисабына яши, дигән фикер белән килешмәвен белдерде. “Адәм баласына керемле эш кирәк. Тегү цехымы ул, зур комплексмы, туризммы, балыкчылыкмы ул – халыкка эш кирәк. Бу мәсьәләгә комплекслы карау зарур”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100