news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы чәчү өчен 370 мең тоннадан артык орлык кирәк

Орлыклар Краснодар краеннан, Кабардино-Балкария Республикасыннан, Воронеж өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән кайтарыла.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Татарстанда язгы чәчү өчен 370 мең тоннадан артык сабан культуралары орлыклары салынган.Татарстанда язгы чәчү өчен 349 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары кирәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары складларында 371 мең тонна орлык бар (ихтыяҗга карата 106%). Оригиналь һәм элиталы орлыклар 29% тәшкил итә, югары репродукцияләр барысы – 92%. Шул ук вакытта кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын кайтару дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу орлыклар Краснодар краеннан, Кабардин-Балкар Республикасыннан, Воронеж өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән кайтарыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100