news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы чәчү буенча Зәй районы алда бара

Республиканың төньяк районнарында чәчү темплары түбән, климат шартларына бәйле рәвештә, алар язгы кыр эшләренә соңрак кереште.

Татарстанда язгы чәчү буенча Зәй районы алда бара
Александр Эшкинин

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы республиканың башка муниципалитетлары арасында чәчү кампаниясендә алда бара. Биредә чәчү 73 процентка төгәлләнгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан буенча югары эш темплары шулай ук Буа (69 процент) һәм Актаныш (64 процент) районнарында. Республиканың төньяк районнарында чәчү темплары иң түбән. Климат шартларына бәйле рәвештә, биредә язгы кыр эшләре гадәттәгечә соңрак башланган.

Бүгенгә барлык мәйданның 40 процентына сабан культуралары чәчелгән, ягъни 722,4 мең га, шуның 526 мең га - бөртеклеләр. Рапс 15 мең га мәйданда чәчелгән, көнбагыш 43 мең га, шикәр чөгендере 33 мең га, азык культуралары - 88 мең га чәчелгән.

Иң күбе арпа чәчкәннәр. Ул 312,9 мең га мәйданда, бу 69 процент тәшкил итә. Әлеге эштә Сарман (17,2 мең га), Зәй (17 мең га), Минзәлә (15,8 мең га), Чистай (13 мең га), Азнакай (12,9 мең га), Актаныш (11,9 мең га) һәм Буа (11,7 мең га) районнары алдынгылар рәтендә.

Солы 37,3 мең га яисә планнан 56 процент мәйданда чәчелгән. Бу юнәлештә Чирмешән, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мамадыш һәм Лениногорск районнары игенчеләре актив эш алып бара.

Бодай 130,6 мең га мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданнарның 34 процентын тәшкил итә. Буа, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Чүпрәле, Азнакай һәм Апас районнарында эшләр яхшы бара.

Сарман, Зәй, Буа, Тукай, Тәтеш, Минзәлә, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Түбән Кама районнары шикәр чөгендерен чәчүгә кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100