Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда язгы чәчү 639,7 мең гектарда башкарылган
Бу фаразның 37 процентын тәшкил итә
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда язгы чәчү 639,7 мең гектарда башкарылган. Бу фаразның 37 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Шикәр чөгендере 27,8 мең гектарда чәчелгән - бу фаразланган мәйданнарның 49 проценты дигән сүз. Рапс 6,7 мең гектарны биләгән, бу планның 7 процентын тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары 478,1 мең гектарда чәчелгән (45 процент), аларның 291,5 мең гектары - арпа (73 процент), 90,1 мең гектары - бодай (19 процент), ә 33,4 мең гектары борчак (54 процент).
Чәчү буенча Сарман районы хезмәтчәннәре алдынгылар рәтендә - 33,3 мең гектар (55 процент). Нурлатта язгы чәчү 23,4 мең гектарда (52 процент) башкарылган, Зәйдә - 22,5 мең (48 процент), Әлмәттә 21,6 мең гектар (48 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз