Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда язгы чәчү 108,1 мең гектарда башкарылган
Чәчүне бүгенгә иң күп мәйданда башкаручылар: Зәй, Сарман, Нурлат, Тәтеш, Чүпрәле районнары.
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүгенгә, 7 майга, язгы чәчү республика буенча 108,1 мең га мәйданда башкарылды, бу планлаштырылган мәйданның 6%ын тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бөртекле культуралар 87,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни планнан 9%. Шул исәптән сабан бодае – 5,5 мең га (1%), арпа – 69,7 мең га (18%), борчак – 2,4 мең га (4%). Шикәр чөгендере 5,4 мең га (8%) мәйданда чәчелгән.
Чәчүне бүгенгә иң күп мәйданда башкаручылар: Зәй (13,8 мең га, ягъни планнан 28%), Сарман (10 мең га, 19%), Нурлат (6,5 мең га, 13%), Тәтеш (6,3 мең га, 14%) һәм Чүпрәле (6 мең га, 15%) муниципаль районнары.
Шул ук вакытта Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә көзге культураларга - 436 мең га (86%) мәйданда, күпьеллык үләннәргә 306 мең га (61%) мәйданда ашлама кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз