news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы чәчү мәйданы 150 мең гектардан арткан

Татарстанда язгы чәчү мәйданы 150 мең гектардан арткан
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Татарстанның барлык муниципаль районнарында язгы кыр эшләре башланды. Бүгенге көндә язгы чәчү 150 мең гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Шуның 84,5 мең гектары – ярма культуралары, 32,8 мең гектары – көнбагыш, ә 22 мең гектары – рапс. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада барлыгы 1 млн 711 мең гектар җирдә чәчү эшләре башкару планлаштырыла. Бу мәйданның 775 мең гектары ярма культураларына, 719 мең гектары техник культураларга бүлеп биреләчәк.

Көзге культураларны тукландыру 450 мең гектардан артык мәйданда (планның 94 проценты) үткәрелгән. Күпъеллык үләннәр 170 мең гектар (планның 55 проценты) мәйданда тукландырылган. Тырмалау 1 млн 287 мең гектар (планның 54 проценты) җирдә башкарылган.

Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләп үткәнчә, чәчү эшләрен соңрак башлау югары уңыш алырга ярдәм итәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, быел илдә чәчү кампаниясе 2022 елгы сценарий буенча бара – ул елны илдә 157 млн тонна ярма культуралары уңышы җыелды.

Татарстанда шул ук 2022 елда бер гектардан 35 центнер уңдырышлылык белән барлыгы 5 млн 213 мең тонна ярма уңышы җыеп алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot