news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта башлана

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 мартта ачыла. Алар даими рәвештә шимбә көннәрендә узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтте. 

"Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен, фермерларга үз продукцияләрен кулланучыга турыдан-туры сату мөмкинлеген бирергә кирәк. Узган ел ярминкәләрдә 2,1 миллиард сумлык продукция сатылды", - диде ул министрлыкның киңәйтелгән утырышында.

Министр Казан, Чаллы һәм Түбән Кама башкарма комитетлары һәм район башлыкларына, фермерларны бушлай сәүдә урыннары белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде. 

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм анда катнашучыларның транспорт чыгымнарын компенсацияләгәне өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot