news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләрен туктатты

Татарстанда явып үткән яңгырлар урып-җыю эшләрен туктатты

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Кичә республиканың барлык районнарында диярлек явып үткән яңгырлар аркасында игенчеләр урып-җыюга бәйле эшләрне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Бүген туфракта дым артык күп булу сәбәпле, кырга яңадан чыгып булуы икеле. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Алдагы аяз көннәрдә республика буенча тулаем алганда 37,5 мең тонна ашлык (узган елда – 15 мең тонна) суктырып алынды. Урып-җыю эшләре Зәй (анда 5800 тонна ашлык суктырылган инде), Буа (4,5 мең тонна), Алексеевски һәм Чистай (4әр мең тонна) районнарында кызу темплар белән бара.

Кырда урып-җыю эшләре вакытлыча туктап калганлыктан, комбайнчылар хәзер ашлык җыю машиналарын профилактикалау һәм көйләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр министрлыктан. Ник дигәндә, урып-җыю барышында комбайннарны техник карауга вакыт җитми.

news_right_1
news_right_2
news_bot