news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда явым төшемсез җылы һава торышы көтелә

5 июньдә, дүшәмбе көнне, Казанда болытлы һава торышы көтелә. Көндез 19-21 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Республика буенча һава температурасы +19дан +24 градуска кадәр булачак.

Сишәмбе, 6 июньдә, ТРда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, төнлә яңгырлар булмаячак, ә көндез көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +3дән +8 градуска кадәр, көндез +18дән +23 градуска кадәр үзгәрәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot