news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы саклана

Иртәгә, 16 августта, Татарстанда коры һәм бик җылы һава торышы саклана. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан талгын һәм уртача тизлеккә кадәр көчәячәк җил көтелә, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Татарстанда төнлә һава температурасы +7 градустан +12 градуска кадәр (төбәк көнбатышында –  +17, Казанда –  +14 градустан +16 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава 24-29 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында +27, +29 градуска кадәр).

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100