news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда явым-төшемнәрсез җылы һава торышы фаразлана

Татарстанда явым-төшемнәрсез җылы һава торышы фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якшәмбе көнне Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил көньяктан, секундына 5-10 метр, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез 23-28 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot