news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда явым-төшемнәр һәм +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда явым-төшемнәр һәм +1 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Пәнҗешәмбе, 6 мартта, Татарстанда көндез җепшек кар явачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразыннан күренгәнчә, иртән республиканың кайбер районнарында шулай ук томан көтелә.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, көндез ул 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез республикада һава температурасы +1..-3 градус тәшкил итәчәк.

Шулай ук юлларда бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot