Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда явым-төшемсез салкын һава торышы көтелә
Көндез республика буенча һава температурасы +5тән +10 градуска кадәр булачак.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Явым-төшемнең булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка талгын җил була.
Караңгы төшкәч, 3 градуска кадәр салкынаю ихтималы бар. Көндез республика буенча +5...+10 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак, төньяк – көнчыгышына салкынрак булачак.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, октябрь башында Татарстан территориясендә +19 градуска кадәр җылы булачагы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз