Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ятимнәргә 203 фатир бирелгән
27 фатирны ятимнәргә бирү өчен әзерлиләр, 75 фатир төзелеп бетмәгән йортларда.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел ятимнәргә 305 фатир бирү планлаштырылган, әлегә 203 фатир яллау (найм) килешүе буенча тапшырылган. Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин шундый мәгълүмат җиткерде, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.
27 фатирны ятимнәргә бирү өчен әзерлиләр, 75 фатир төзелеп бетмәгән йортларда, дип ачыклык кертте министр.
Татарстанда инвестицион торак төзелеше дәвам итә. Планлаштырылган 46 күпфатирлы йортның 41е төзелеп беткән, 5 йорт – уртача әзерлектә.
Фәйзуллин мәгълүматларына караганда, аз катлы төзелеш программасы буенча 8688 йорт торгызылган, планлаштырылган - 8800. Татарстанда торак программасы буенча бер йортны төзеп бетерәсе калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз