news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү ике тапкыр арта

2020 елда 600 ятим бала фатирлы булыр дип көтелә.

Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү ике тапкыр арта
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстанда торак белән тәэмин ителәчәк ятим балалар саны быел ике тапкыр күбрәк булачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

Ул былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, ятим балалар өчен торак төзелешенә республика бюджетыннан финанслау күләмен арттыру турында карар кабул ителгәнен искәртте. Шул рәвешле, 2020 елда 600 бала яңа фатирлы булачак.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, соңгы унбер елны карасак, республикада былтыр ятим балаларның саны кимүе күзәтелгән. «Узган елда соңгы унбер елның иң түбән күрсәткече — 11 мең кеше. Бу барлык балаларның 1,3 проценты», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100