news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ятим балаларга бушлай өстәмә белем алу мөмкинлеге биреләчәк

1 гыйнвардан Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бушлай өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булды. Республикада адреслы социаль ярдәм турындагы законның 8 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертелә. ТР Дәүләт Советы сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

«Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча хисабына эшчеләр һәм хезмәткәрләрне яңадан укыту программалары буенча көндезге бүлектә бер тапкыр белем алу хокукы бирелә», - дип искәрттеләр парламентның матбугат хезмәтендә.

Уку дәверендә алар еллык пособие белән тәэмин ителә. Акчаны уку-укыту әсбаплары һәм канцелярия товарлары сатып алуга сарыф итәргә мөмкин. Моннан тыш, белем алучыга ай саен пособие биреләчәк. Аның күләмен ТР Хөкүмәте билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100