Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ятим балалар өчен 97 фатир сатып алуга 382 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә
Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 97 фатир сатып алуга 382 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында бастырылган мәгълүматларда әйтелә.
Фатирлар республиканың җиде муниципаль берәмлегендә сатып алыначак:
Яшел үзән районында – 84 фатир,
Балтач районында – 4,
Мамадыш районында – 3,
Казан – 2,
Яңа Чишмә һәм Актаныш районнарында - 1шәр фатир,
Чистай районында - 1 фатир.
Тораклар төзелеш һәм санитария нормаларына туры килергә, аерым кухнялары, санузеллары булырга тиеш. Тузган яки авария хәлендәге йортларда, цоколь катларында яки ирекле төзелешләрдә фатирлар сатып алу рөхсәт ителми.
Документта аныкланганча, торакның минималь мәйданы – 24 кв.м, максималь мәйданы – 36 кв. м була ала. Торак йортлар 2002 елдан соң төзелгән булырга һәм экологик таләпләргә туры килергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз