Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ятим балалар өчен 357 фатир сатып алачаклар
Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 357 фатир сатып алачаклар. Республиканың сатып алулар буенча дәүләт комитеты контрактларның гомуми башлангыч бәясе 1,62 млрд сумнан артык булган ике электрон аукцион игълан итте. Заказ бирүче – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.
Торак 16 муниципаль берәмлектә сатып алыначак. 830,5 млн сумлык беренче аукцион шартлары буенча 183 фатир алу планлаштырыла. Шуларның 80е – Чаллы, 42се – Түбән Кама, 24е – Лаеш, 20се – Минзәлә, тугызы – Яңа Чишмә һәм сигезе Сарман районнары өчен.
789,7 млн сумлык икенче аукцион тагын 174 фатир сатып алуны күздә тота. Иң күп торакны – 91 фатирны – Казан өчен алачаклар. Исемлеккә шулай ук Алексеевск (24 фатир), Азнакай (15), Кукмара (14), Арча һәм Югары Ослан (10ар), Әгерҗе (5), Апас (3), Әлки һәм Әтнә (берәр фатир) районнары кергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз