Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ятим балалар өчен 148 фатир сатып алачаклар
Фатирлар Азнакай, Алексеевский, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Тукай һәм Чистай районнарыннан һәм Казан шәһәреннән алыначак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 148 фатир сатып алачак. Торак республиканың тугыз районында алыначак. Бу хакта дәүләт сатып алулары рәсми порталында хәбәр ителә.
Әлеге максаттан 177,045 млн сум акча бүленәчәк. Һәр фатирның торак мәйданы 24 квадрат метрдан 42 квадрат метрга кадәр. Фатирлар Азнакай, Алексеевский, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Тукай һәм Чистай районнарыннан һәм Казан шәһәреннән алыначак.
Фатирларны сатып алу электрон аукцион аша узачак. Бу бүленгән акчаларны нәтиҗәле тоту максатыннан эшләнә һәм ул 2018 елның 20 декабренә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз