Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшүсмер самокатта йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән

Татарстанда яшүсмер самокатта барганда йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелеп үлгән.
ТР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген Лаеш районының «Аэросити-2» торак комплексында 15 яшьлек үсмер самокатта йөргәндә йөк машинасы кузовыннан чыгып торган баганаларга килеп бәрелгән. Алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә бала урында ук үлгән.
Тикшерү эшләре оештырылган. Тикшерү барышы прокуратура контролендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз