news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

9 августта төнге һәм көндезге сәгатьләрдә яшенле яңгырлар көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда боз явуы ихтимал.

Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, ә иртән һәм көндез тизлек секундына 24 метрга кадәр көчәячәк.

Татарстан халкына һава торышы начар булганда саклык чараларын үтәргә киңәш итәләр. Автомобильләрне агачлар һәм реклама конструкцияләре астында калдырмау яхшырак, ә яшен вакытында йөрүдән баш тартырга кирәк.

Көчле җил булганда, бинада калырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot