news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Инвестиция-венчур фонды Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән килешү төзеде

Татарстан Инвестиция-венчур фонды Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән килешү төзеде
Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Инвестиция-венчур фонды «Разведка» Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында имзаланды.

«Разведка» - иң зур берләшмәләрнең берсе. Университетларның стартапларын инвестицияләүдә аларның роле зур. Безгә бу теманы үстерергә кирәк. Федераль финанслау, республика ярдәме бар, безгә шәхси акчаларны җәлеп итәргә кирәк», - диде Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул 25-26 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак Россия венчур форумы турында да искәртте. Быел Россия венчур форумы ике көн дәвам итәчәк, спикерлар саны да күбрәк була.

«Разведка» генераль директоры Вячеслав Турпанов сүзләренчә, бу юнәлештә башкарган эше белән Татарстан башка төбәкләр арасында аерылып тора.

«Чаралар күләме, аларның эчтәлеге, инвестиция сәясәте буенча Татарстан аерылып тора. Оешмалар белән бу системалы эш дәвам итсен иде. Бу - озын юл, шул рәвешле Татарстан үзенеү инвестицияләр өлкәсендәге дәрәҗәсен күрсәтә. Татарстан оешмалар белән озак мөнәсәбәтләр төзи белә», - диде ул.

Килешүне имзалауда Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов катнашты. Бүген «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында Фән һәм университетлар көне уза.

  • «Разведка» – 2017 елда оешкан. Проект Пермьда барлыкка килгән. Хәзер ул федераль мәйдан булып тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100