Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшьләргә психологик ярдәм буенча кайнар элемтә эшли башлады
Татарстанда психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очраклары арта. Әгәр узган елда 32 мең чамасы мөрәҗәгать булса, 2022 елның тугыз аенда исә, консультация сорап 30 меңнән күбрәк кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча «Ышаныч» үзәгендә Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.
«Бөтендөнья Психологик ярдәм күрсәтү көнендә Татарстанда яшьләр өчен ышаныч телефоны эшли башлавын хәбәр итәргә шатбыз», – диде министр.
Татарстанда яшәүче 14-35 яшьлек кешеләр 8-800-555-22-20 телефонына шалтыратып кирәкле таяныч таба һәм профессиональ психологлардан ярдәм сорый ала.
Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләргә тиешле укытулар оештыра.
Тимур Сөләйманова яшьләрнең һәм балаларның сораулары төрле булуын да әйтте. Искәртеп үтик, балалар өчен ышаныч телефоны номеры 88002000122 һәм 88435713571.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз