news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшьләр үпкә рагы белән ешрак авырый башлаган

Үпкәдәге яман шеш бик нык яшәрә, бүгенге көндә 30-59 яшьлек пациентлар шушы чир белән авырый. Республика клиник онкология диспансерының икенче торакаль бүлеге табиб онкологы Марат Бакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«2021 елда Татарстанда үпкә рагы диагнозы куелган 1,5 меңнән артык пациент ачыкланган. Аларның 80 проценты – тәмәке тартучылар», - диде табиб.

Онколог сүзләренчә, Республика клиник онкология диспансерында үпкәдәге яман шешнең алга таба да яшәрүен фаразлыйлар.

«Үпкә рагы белән авыручыларның 70 процентын – ир-атлар, 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Элегрәк тәмәке тартучыларның күпчелеге ир-атлар иде. Бүген исә хатын-кызлар арасында аларның артуын күрәбез», - диде табиб.

Марат Бакиров әйтүенчә, тикшеренүләр нигезендә, әгәр ирләре яки йөргән егетләре тәмәке тартса, тәмәкедән ерак торган хатын-кызлар үпкә рагы белән ешрак авырый.

Өстәвенә, тәмәке тарту яман шешнең 16 төре баш калкытуга йогынты ясый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100