news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яшьләр торак конкурсында җиңүчеләргә сертификат тапшырдылар

49 татарстанлы 2024 елда Яшьләр торак конкурсының җиңүчесе булды. Казанның «Салават күпере» торак комплексында сертификатлар тапшыру тантанасы, шулай ук катнашучыларның булачак тораклары буйлап экскурсия узды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков искәрткәнчә, ташламалы торак тәкъдим итү буенча бәйге инде 12 ел дәвамында үткәрелә. Анда 18-35 яшьтәгеләр – яшьләр сәясәте активистлары, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләргә тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр катнаша. Узган ел конкурста катнашырга теләүчеләрдән 215 гариза кабул ителгән, нәтиҗәдә Татарстанның 29 районы һәм шәһәреннән 49 кеше җиңү яулаган.

«ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә республикада яшьләр туган җирендә калсын, гаилә корсын, республика һәм илнең иминлеге хакына хезмәт итсен өчен аларга социаль ярдәм чаралары булдырыла», - дип белдерде Садыйков.

Министр бәйгенең кагыйдәләренә даими рәвештә аны камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелүен искәртте. Әйтик, хәзер анда яшьләр оешмалары вәкилләре һәм студент-активистлар гына түгел, ә сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларында яшьләр белән эшләүче белгечләр, шул исәптән белем бирү учреждениеләрендә яшьләр белән эшләүдә җаваплы затлар да катнаша ала.

Җиңүчеләрнең сорауларына ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов җавап бирде. Аннары торак комплекс буйлап экскурсия үткәрелде, анда кунаклар үзләренең булачак фатирларын карады.

  • Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, бәйгедә катнашуның мәҗбүри шарты – торак хокукы объектларында гаиләнең бер әгъзасының торак мәйданы 18 квадрат метрдан да ким булмавы. Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән берлектә теркәлгән (яшәүче) аның балалары, ире (хатыны) бәйгедә катнашучының гаилә әгъзалары дип табыла.
  • Чараны ТР Студентлар лигасы ТР Дәүләт торак фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештыра. Тиздән бәйгенең яңа агымы башлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100