news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшьләр өчен социаль ипотека конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Татарстанда яшьләр өчен социаль ипотека конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен республика яшьләре арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семёнов сөйләде.

Программада 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән Россия гражданнары катнаша ала. Гаризаны җәмәгать оешмалары активистлары, яшьләр сәясәте проектларында катнашучы студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, яшьләр белән эшләүче белгечләр, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, яшь муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авылда яшәүче яшьләр бирә ала.

Катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык критериена туры килү (гаиләнең бер әгъзасына туры килгән мәйдан 18 квадрат метрдан азрак булырга тиеш). Моннан тыш, катнашучының социаль ипотека буенча түләүләрне вакытында түләргә мөмкинлек бирүче кереме һәм фатир бәясенең 10 процентыннан да ким булмаган күләмдә башлангыч түләүне кертү (первоночальный взнос – авт.) мөмкинлеге булырга тиеш.

Конкурс берничә этапта уза. Беренче булып катнашучыларга электрон анкета тутырырга һәм 2021 елдан 2026 елга кадәрге чордагы торак шартларын, керемнәрен һәм казанышларын раслый торган документларны тапшырырга кирәк. Документларны һәм портфолиоларны читтән торып бәяләгәннән соң, 60 катнашучы алдагы этапка үтәчәк, аның нәтиҗәләре буенча 49 җиңүче билгеләнәчәк.

«Үткән елда 300гә якын гариза килгән иде. Бүгенге матбугат конференциясеннән соң алар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез. Бу чыннан да көчле егетләр һәм кызлар – республикабыз чәчәк атсын өчен көн саен хезмәт куючы һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашучы активистлар», – дип искәртте Руслан Семёнов.

Катнашучылар фатирларны Казанның «Салават Күпере» торак районында һәм Дәүләт торак фондның республика районнарындагы төзелеш объектларында сатып ала алачак. Конкурска гаризалар кабул итү 2026 елның 9 августына кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot