news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Татарстанда яшьләр өчен грант конкурсына гариза биреп була. Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча ала алачак.

Гаризалар 14 номинация буенча кабул ителә, шул исәптән «Яшьләр медиасы», «Социаль эшмәкәрлек», «Фәнни инициативалар», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Карьера һәм профессиональ үзләштерү» һәм башкалар. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге бәйгедә Татарстанда яшәүче 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Проектлар «Минем субсидияләр» платформасында 2 мартка кадәр кабул ителә. Бер ай дәвамында экспертлар инициативаларны караячак, шуннан соң җиңүчеләрне игълан итәләр. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сум тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100