news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яшьләр көнен бәйрәм итү берничә көн дәвам итәчәк

2026 елда Татарстанда Яшьләр көнен киңәйтелгән форматта уздыру планлаштырыла – чаралар берничә көн дәвам итәчәк һәм мәдәни, мәгариф чараларын үз эченә алачак. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» форумы кысаларында республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, программа яшьләргә предприятиеләр һәм үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә торган яңа форматлар хисабына киңәйтеләчәк.

«Без чаралар программасын бераз киңәйтергә һәм бер көн белән генә чикләнмәскә булдык. Берничә көн дәвамында яшүсмерләргә, өлкән сыйныф укучыларына шәһәр предприятиеләренә, оешмаларга барырга, безнең заводларның ничек эшләвен, яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын, грант проектларында ничек катнашырга икәнен карарга мөмкинлек бирергә планлаштырабыз», - диде Кадыйров ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, формат «яшьләр атналыгын» хәтерләтәчәк.

Казанда бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы «Урам» экстрим-паркы булачак, анда гадәттәгечә концертлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм тематик дискуссияләр уза.

Кадыйров, чаралар бөтен республика буенча узачак, дип өстәде. Чаллыда 3 июльдә шәһәр һәм «КАМАЗ» юбилеена багышланган студентларның хезмәт отрядлары ветераннары слеты планлаштырылган, ул бөтен илдән килгән студотрядлар катнашында төзелгән.

«Яшьләр программаны хуплар, килер, үзләренә яңа мөмкинлекләр ачар һәм алардан актив файдаланыр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot