news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшьләр арасында фатир уйнату конкурсының нечкәлекләре билгеле

Татарстанда яшьләр сәясәте лидерлары арасында торак конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләшү булды.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әлеге конкурсның әһәмиятен әйтте. «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» оешмасы президенты Шамил Якупов әйтүенчә, республика үсеше өчен тырышучы яшь лидерлар өчен ташламалы шартларда торак алу өчен бу уникаль мөмкинлек. «Без талантлы яшьләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар булдырырга омтылабыз», – диде ул.

Конкурста катнашу шартлары:

  • гаиләдәге һәр кешегә торак белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш;
  • ипотека түли алырлык керем булу;
  • торак бәясеннән 10 процентын алдан ук кертү мөмкинлеге.

Конкурс түбәндәге этаплардан тора:

  • 12 августтан 8 сентябрьгә кадәр сайтта гариза тапшырыла;
  • читтән торып үткәрелә торган этап: 9-30 сентябрьдә порфолио һәм документлар тикшерелеп, бәя бирелә (барлык җиңү, казанышлар турында мәгълүматны заявкага беркетергә);
  • көндезге этап: 1-24 октябрьдә төркемләп сөйләшүләр үткәрелә;
  • 27-31 октябрьдә торак комиссиясе утырышы;
  • 1-10 ноябрьдә җиңүчеләрне игълан итү.

Алга таба җиңүчеләр социаль ипотека программасы буенча чиратка баса.

Шамил Якупов сүзләренчә, 2012 елдан 489 җиңүче торак шартларын яхшырта алган. «Конкурста катнашу өчен, гаилә булу мәҗбүри түгел, егетнең яки кызның үз торагы булса, ул үзе дә гаилә корырга этәргеч булырга мөмкин», – ди ул.

Ул ел саен конкурска 250ләп гариза кертелүен искәртте. Бер урынга биш кеше дигән сүз. Былтыр 49 яшь белгеч яңа фатирлы булган.

Татарстан Республикасының Яшьләр торак конкурсы башкаручы директоры Полина Кузьмина быелгы конкурсның үзенчәлеге итеп, көндезге этап – сөйләшү оештырылуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot