Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Татарстанда яшьләр циркы булырмы?
^Татарстанда яшьләр циркы булырмы?
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Бүген «Татар-информ» агентлыгында Халыкара балаларны яклау көне һәм ТР Балалар цирк мәктәбенә 10 ел тулу уңаеннан матбугат конференциясе узды. Анда ТР Балалар цирк мәктәбендә укучылар һәм аларның сәнгать җитәкчесе Илдар Игумнов, әлеге мәктәптә шөгыльләнүче, күп чит ил һәм Россия бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаган жонглер – Мәскәүдә узган I Халыкара яшьләр конкурсы лауреаты Альфред Камалов, танылган гимнастка, “Планета чәчәкләре” халыкара конкурсы, Мәскәүдә үткән I Дельфия уеннары лауреаты Юлия Давыдова, эквилибрист, Италиядә узган “Браво, брависсимо!” халыкара конкурс лауреаты Вячеслав Чабаненко катнаштылар.
Билгеле булганча, 31 май һәм 1 июнь көннәрендә Казан дәүләт циркында ТР Балалар цирк мәктәбенә 10 ел тулу уңаеннан бәйрәм тамашасы узачак. Ильдар Игумнов белдерүенчә, әлеге бәйрәмгә билетлар бик тиз арада сатылып бетелгән. Ике меңнән артык урынлы цирк бинасында бүген чын гаҗәеп тамаша булачагын әйтте И. Игумнов. «Монда цирктагы 30дан артык жанр күрсәтеләчәк. Бүген, ягъни беренче көнне шоу булса, иртәгә котлаулар каралган», - диде ул. Бәйрәмгә Россиянең 7 циркыннан вәкилләр чакырылган. Әйтергә кирәк, бүген ТР Балалар циркына йөрүчеләрне Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә таныйлар. Ләкин И. Игумнов әйтүенчә, аларны төрле чараларга һәрвакыт диярлек Россия цирклары кысаларында чакыралар. «Безнең Татарстанны танытасы килә, бервакыт шулай чит илгә аерым үзебезнең республика исеменнән чыгыш ясарга ризалык бирделәр, һәм без Татарстан байрагын алып бардык. Анда лаеклы урын яуласак та безне телевизордан күрсәтмәделәр. Татарстан дигән ил юк диделәр», - ди И. Игумнов.
Татарстан Балалар циркы мәктәбенә йөрүчеләрне Мәскәү цирклары да үзләренә алу ягын карый икән. «12 яшьлек Руслан Хакимуллинны Зур Мәскәү циркы алды. Аннан тагын алып китә башладылар. Башта бу бездә горурлык уятса, соңрак ачуны китерә башлады. Чөнки өйрәтү өчен Татарстан бюджеты акчасы тотыла, ә алар әзер балаларны алып китәләр», - диде ул. Мондый хәлләрне азайту өчен Татарстанда яшьләр циркы труппасын төзәргә кирәклеген әйтте И. Игумнов. Бу мәсьәлә буенча инде ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева белән сөйләшү булган. «Мондый цирк төзелмәсә безнең киләчәгебез юк. Безне Россиякүләм таныйлар, ә Татарстан күрми», - диде ул.
Бүген Татарстан балалар циркына йөрүчеләрнең күбесе төрле катлаулы программалар башкара. Мәсәлән, Альфред Камалов катушкалардагы жонглер. Ул биш катушкада жонглерлык итә. «Бу дөньяда бердәнбер шундый кеше. Башка моны эшли алучы юк», - диде И. Игумнов. Альфред үзе циркка башка укучылар кебек үк очраклы гына килеп керә. «Укытучы алып килгән иде. Аннан ошап китте», - диде ул. Юля Давыдова исә башта нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Аннан белдерү буенча үзен циркта сынап карарга була. Бүген ул түгәрәкләрдә воздушная гимнастиканы башкара. Ә Вячеславны исә Голливудка фильм төшерүдә катнашырга чакырган булганнар.
Әйтергә кирәк, бүген цирк мәктәбенә йөрүчеләр Израиль, Канада һәм тагын күп кенә илләрдә чыгышлар ясаган, 10 еллыгы алдыннан Бөтенроссия конкурсларында икеләтә җиңү яулаган, алар осталык буенча Россиянең бөтен цирк коллективларыннан да өстен чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз