news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшьләр сленгын тикшерү өчен Instagram-битлек булдырдылар

Битлекне 394 мең тапкыр кулланганнар, ә караулар саны миллионнан артып киткән.

Татарстанда яшьләр сленгын тикшерү өчен Instagram-битлек булдырдылар
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне уңаеннан, Татарстан Яшьләр министрлыгы яшьләр сленгы буенча белемнәрне тикшерү өчен Instagram социаль челтәрендә маска булдырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, битлек кулланучылар арасында шундук кызыксыну уяткан. Аны 394 мең тапкыр кулланганнар, ә караулар саны миллионнан артып киткән.  

Фильтр, кызыксынучыларга, мәсәлән «лойс» (лайк), «ливнуть» (китәргә) һәм «олды» (картлар) кебек жаргонизмнарның мәгънәсен белү-белмәвен аңларга мөмкинлек бирә.

Битлекне Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттахов та кулланып караган. «Уен формасындагы фильтр безнең өчен гадәти булган сүзләрнең яшьләр телендә ничек яңгыравын белергә ярдәм итә», — диде ул һәм битлекнең яңа буын вәкилләрен яхшырак аңлауны яхшыртырга булыша, дип өстәде.

Алдарак «Татар-информ» Instagram’да татар теленнән белемнәрне тикшерү өчен битлек барлыкка килгәнен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100